news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан дүрт көнлек ял булачак

Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәтендә әйтүләренчә, бәйрәм көннәрен күчерү сәбәпле, апрель аеның бер шимбәсе эш көне булачак.

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). Апрельнең соңгы эш атнасында алты эш көне булачак. Аннан россиялеләрне 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан дүрт көнлек ял көтә. Бу хакта ТАССка сишәмбе көнне Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте матбугат хезмәтендә җиткерделәр.

“Бәйрәм көннәрен күчерү сәбәпле, апрель аеның бер шимбәсе эш көне булачак. Ял көне 28 апрель шимбәсеннән дүшәмбегә, 30 апрельгә күчерелә. Шунлыктан Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан дүрт көнлек ял - 29 апрельдән 2 майга кадәр булачак", - дип хәбәр иткәннәр ведомствода. Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте 9 май – Җиңү көне чәршәмбегә туры килү сәбәпле, россиялеләрнең бер генә көн ял итүен җиткерә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100