news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 Май мәйданында Халыкара хезмәтчәннәр теләктәшлеге көненә багышланган митинг узды

1 Май мәйданында Халыкара хезмәтчәннәр теләктәшлеге көненә багышланган митинг узды

(Казан, 1 май, “Татар-информ”, Денис Тихонов). Бүген 1 Май мәйданында Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе һәм “Бердәм Россия” сәяси фиркасенең Татарстан төбәк бүлеге, Халыкара хезмәтчәннәр теләктәшлеге көненә багышланган митинг оештырды.

Быел Россия бәйсез профсоюзлары федерациясе башкарма комитеты карары белән, Халыкара хезмәт сөючеләр теләктәшлеге көне уңаеннан тантаналы йөреш һәм митинглар РФ субъектларының барлык шәһәр һәм бистәләрендә “Хезмәт ияләренең хокуклары үтәлеше өчен! Лаеклы тормыш өчен!” лозунглары астында үтте.

“1 Май – миллионлаган хезмәт ияләре бәйрәме”, - дип билгедәп узды Татьяна Водопьянова. – Барлык вакытларда кешеләр иреклерәк, байрак һәм яхшырак тормышта яшәргә теләгән. Әмма, пратика күрсәтүенчә, моңа һәркем ирешә алмый. Икътисади уңайлылык һәм үсеш байлар гына хас булырга тиеш түгел. Бу фикер бүген митингта төп лозунг булып яңгырады. Лаеклы тормыш нәрсә соң ул? Югары хезмәт хакы һәм пенсияләр, социаль тәэминат, һәркем алырлык торак, белем һәм югары сыйфатлы медицина ярдәме. Бүгенге көндә эре һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләрнең 40 процентыннан артыграгы 6 мең сум тирәсе хезмәт хакы алып яши, бу минималь куллану бюджетына тәңгәл. Татарстанда гомер кичерүче һәр тугызынчы кеше – ярлы, һәр өченче укытучы – аз керемледән санала, һәр бишенче медицина хезмәткәре – фәкыйрь. Бюджет өлкәсендәгеләр ярлылыктан чыгарга тиеш”.

Татьяна Водопьянова шулай ук пенсионерланың проблемаларына да тукталып узды. “Бүгенге көндә пенсиянең иң күп дигәне дә хезмәт хакының 30 процентын тәшкил итә”, - дип белдерде ул. – Ә пенсия хезмәт хакының 40 процентыннан да ким булмаска тиеш. Күп кенә Ауропа илләрендә пенсияләр хезмәт хакының 50-70 процентына тигез. Шуңа омтылырга кирәк”.

“Татарстанда “Бердәм Россия” Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә тантанлы йөреш һәм митинглар үткәрү изге традциягә кереп китте”, - дип хәбәр итте “Бердәм Россия” Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Виктор Бударин. – Уртак тырышлык нәтиҗәләре күренеп тора. Соңгы биш ел эчендә “Бердәм Россия” барлыкка килгәннән бирле, фәкыйрьлек күләме ике тапкыр диярлек кимеп, халыкның кереме артты”.

“Бердәм Россия” икътисадның инновацияле үсеше өлкәсендә әһәмиятле мәсьәләләрнең хәл ителешенә иреште. Без дүрт өстенлекле илкүләм проект һәм 20 фирка проектының гамәлгә ашырылуында актив катнашабыз. “Бердәм Россия” пенсияләр күләменең этаплар белән, якын өч елда эшләүче кешенең хезмәт хакының 20 процентыннан алып, 40 процентына кадәр күтәрелүе һәм 2008 елның азагына кадәр минималь хезмәт хакы күләмен 4300 сумга җиткерү өчен көрәшәчәк.

Бәйрәм ахырында ТР профсоюзлары федерациясе һәм “Бердәм Россия” сәяси фиркасенең Татарстан төбәк бүлеге митингы резолюциясе укылды. Анда минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына кадәр җиткерү, салым көйләнеше юлы аша югары һәм түбән хезмәт хаклары арасындагы аерманы киметү, аз керемле халык катламы өчен бердәм социаль салымны бетерү, хезмәт пенсияләрен күтәрү, торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы бәяләр үсешен чикләү һәм башка тәкъдимнәр урын алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100