Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
1 Май бәйрәме Казанда тыныч уза
1 Май бәйрәме Казанда тыныч уза
(Казан, 1 май, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында митинглар һәм традицион шәһәр җиңел атлетика эстафетасы узды. 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чаралар барышында җитди гадәттән тыш хәлләр тумады. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына ТР Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Казанның Университетская –Пушкин – Горький – К. Маркс – Миславский – Кремлевская урамнарында узган спорт эстафетасы вакытында транспорт йөрү өчен юллар ябык булган. Шуңа күрә башкала халкына үзәк урам буенча җәяү хәрәкәт итәргә туры килгән. Транспорт белән бәйле кечкенә кыенлыкларны исәпкә алмаганда, башка хәлләр теркәлмәгән.
ТР ЭЭМ хезмәткәләре сүзләренә караганда, республика шәһәр һәм районнарында, бәйрәмгә багышланган чараларда барлыгы 20 меңнән артык кеше катнаша. Иҗтимагый тәртипне тәэмин итү 10 меңнән артык эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә, ТР ЭЭМ 300 гә якын эчке гаскәр хәрбиләренә, шулай ук җәмәгать тәртибен саклау өчен җавап бирүче формированиеләргә – “Форпост” оешмасына, шәхси сак предприятиеләренә һәм башкаларга йөкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз