news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 марттан “Солнечный город” сатылучы фатир бәяләрен арттыра

Бәя йортның нинди төзелеш стадиясендә һәм нинди булуына бәйле рәвештә 1 кв. метр өчен 500 сумнан 3 мең сумга кадәр күтәрелә

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Республикада күп катлы йортлар төзелеше өлкәсендә танылу алган “Солнечный город” компаниясе агымдагы елның 1 мартыннан үзе төзи торган йортлардагы фатир бәяләрен арттырырга җыена. Бу төзүче оешманың икътисади кризис башланганнан соң узган вакыт эчендә торак базарында бәяләрне беренче күтәрүе. Моңа торак базарында узган ел ахырында башланган җанлану сәбәп булган. “Солнечный город” төзегән фатирларны сату узган елның ноябреннән бирле уңышлы бара икән. Кулланучыда торакка сорау арту бәяләрне күтәрергә этәрә, ди компания белгечләре. Фатир бәяләре йортның нинди төзелеш стадиясендә һәм нинди булуына бәйле рәвештә 1 кв. метр өчен 500 сумнан 3 мең сумга кадәр артачак.
Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгы IT-паркта уздырган “түгәрәк өстәл” утырышында әлеге компания вәкилләре хәбәр итте. “Түгәрәк өстәл” ипотека кредитлавы продуктлары ярдәмендә өлешләп төзелеш объектларын сатуны арттыру мәсәләсенә багышланган иде. Биредә бу өлкәдә актив эшләүче ВТБ24 банкының яңа ипотека продукциясе презентацияләнде. Алар ярдәмендә төзелеш объектларын сату күләмен арттыру, өлешләп төзелеш объектларын аккредитацияләү һ.б. хакында сүз барды.
ВТБ 24 фатирларын сатып алучыларга өчен ипотека кредитларын тәкъдим итү буенча “Солнечный город” компаниясе белән хезмәттәшлекне башлавы хакында да хәбәр итте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100