news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 марттан Россиядә кечкенә шәһәрләрдә эшләүче медицина хезмәткәрләренә түләү артачак

1 марттан Россиядә беренчел звено медицина хезмәткәрләре өчен 2023 елдан кертелгән айлык түләүләр арттырылачак. 2024 елның апрелендә белгечләр аларны югары күләмдә алсын өчен мөмкин булганның барысы да эшләнәчәк. Бу хакта Президент Владимир Путин булачак технологияләр форумының пленар сессиясендә белдерде.

Бу арту кече шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм авылларда эшләүче белгечләргә кагылачак. «Шул ук вакытта иң кирәкле юнәлешләрдәге табибларга, шулай ук район һәм участок хастаханәләре хезмәткәрләренә ярдәм итүгә аерым игътибар бирергә кирәк», – дип төгәллек кертте Президент.

Мәсәлән, 50 меңнән 100 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләрдә табиблар өстәмә рәвештә, төп хезмәт хакыннан тыш, 29 мең сум, уртача медицина персоналы 13 мең сум алачак. 50 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктларда белгечләр 50 мең һәм 30 мең сум алачак.

«Мондый карарларны тормышка ашыру өчен норматив базаны әзерләүгә вакыт кирәк булачагы аңлашыла. Мин хөкүмәттән бу эшне тиз арада тәмамлауны сорыйм», — дип йомгаклады дәүләт башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100