Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 марттан Россия законнарында булачак үзгәрешләр: иминият пенсияләренә өстәмә түләү була
Россиядә 1 марттан россиялеләрнең финансларына йогынты ясаячак биш яңалык үз көченә керәчәк. Алар турында «Российская газета» сөйләде.
Беренчедән, сүз иминият пенсияләренә өстәмә түләү турында бара. Әйтик, өстәмә түләүне февральдә 80 яшь тулган барлык пенсионерлар да алачак.
Марттан алар икеләтә түләү ала башлаячак - 7,6 процентлы гыйнвар индексациясен исәпкә алып, 19 169,38 сум булачак.
Моннан тыш, 1 марттан онлайн-сервислар автомат рәвештә банк карталарыннан цифрлы язылулар өчен акча ала алмаячак.
Тагын бер яңалык – 1 марттан Россия Федерациясендә микрозаймнар бирү кагыйдәләре үзгәрәчәк. Хәзер микрофинанс компанияләре заемщикларны онлайн акча биргәндә биометрик мәгълүматлар ярдәмендә идентификацияләргә тиеш булачак. Әлеге адым кешеләрне мошенниклардан саклау һәм микрокредитны кешедән башка рәсмиләштерүне булдырмау өчен ясалачак.
1 марттан Россиядә шулай ук авиаташулар һәм кунакханәләрне броньлау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә. Аерым алганда, билетны мәҗбүри кайтару өчен төгәл критерийлар кертелә. Моннан тыш, хәзер туристлар керү көненә кадәр броньлауны гамәлдән чыгарганда алдан түләүнең тулы суммасын алырга мөмкин.
Ниһаять, 1 марттан балалы гаиләләр өчен бердәм пособие исәпләгәндә алиментларны төбәк буенча уртача хезмәт хакына таянып санаячаклар. Шул ук вакытта элегрәк исәпләгәндә МРОТ кулланылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз