news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 марттан ОСАГО машинаны теркәү өчен мәҗбүри документлар исемлегеннән төшереп калдырылды

Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисы (ОСАГО) 1 марттан Россиядә автомобильләрне теркәү өчен мәҗбүри документлар исемлегеннән төшереп калдырылды.

Моннан тыш, бүгенге көннән башлап теркәлү гамәлләрен башкарганчы ОСАГО килешүләре төзү бурычын юкка чыгара торган үзгәрешләр кертелә.

Тагын бер яңалык - эзләүдә булган автомобильгә карата машина хуҗасының гаризасы буенча транспорт чарасын дәүләт исәбенә алу таләбе үз көчен югалта. Шулай ук автомобильне саткан вакытта машина хуҗалары ЮХИДИгә мөрәҗәгать иткәннән соң, аны шунда ук әлеге ведомствода исәптән төшерү мөмкинлеге булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot