Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 марттан Казанда машина кую урыннарына түләү бәясе аларның категориясенә бәйле булачак
Шәһәр Башкарма комитетында автомобильне парковкада бер сәгатькә калдыру 30дан 70 сумга кадәр дип билгеләнде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Оксана Романова). Казан шәһәре Башкарма комитеты кичә, 30 гыйнварда, 2014 елның 30 декабрендә кабул ителгән «Казан шәһәрендә автомобиль юлларындагы гомуми куллану урыннарында түләүле муниципаль парковкалар булдыру турындагы»гы 7660нче карарына үзгәрешләр кертте. Документ нигезендә 2017 елның 1 мартыннан вакытлыча автомобиль куелучы муниципаль парковка бәяләре аңа бирелгән категориягә бәйле булачак.
Хәзерге вакытта түләү бәясе сәгатенә 50 сум булса, 1 марттан сәгатенә 30дан 70 сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Сәгатенә 30 сум тәшкил итәчәк минималь түләү – биш урында, ә 70 сум булачак максималь түләү җиде урынга кертелә.
Казанның калган 59 муниципаль машина кую урынында бәяләр элеккечә – сәгатенә 50 сум кала.
Искәртеп үтик, хәзерге вакытта Казанда муниципаль парковкаларга 71 урын билгеләнгән һәм анда 2092 машина куеп була.
Карарга булган үзгәрешләр Казан шәһәре Башкарма комитетының актуаль документлар җыентыгында бастырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз