news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 марттан газ җиһазларына карата таләпләр кырыслана

1 марттан Россиядә газ җиһазларын карап тотуга карата таләпләрне кырысландыруны күздә тоткан үзгәрешләр үз көченә керә. Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин шулай дип белдергән.

«Приборлар белән үлчәү игътибар үзәгенә алына. Ягъни элегрәк төтен юлының эшләве генә мөһим булса, хәзер һава алмашы күрсәткечләрен һәм төтен юлы һавасындагы газларның микъдарын үлчәргә кирәк булачак», – дип аңлатып үткән ул.

Тыгин әйтүенчә, төтен юлының ни дәрәҗәдә дөрес эшләвен чамалап кына тикшерү үткәндә кала. Газ оешмасы хезмәткәрләре җиһаз күрсәткечләрен теркәп, аларның югары һәм түбән чикләрдән чыкмавына инанырга тиеш булачак.

Шул ук вакытта газ җиһазыннан файдалану таләпләрен үтәмәгәндә, мондый фатир яки йортны газдан өзәчәкләр. Газ хезмәте хезмәткәрләрен торакка кертмәгән очракта да газ белән тәэмин итү туктатыла.

Шунысы да бар: узелдагы кранны гына ябып куймаячаклар, аны эретеп ябыштырачаклар. Ягъни киредән газга тоташу кыенга туры киләчәк, дип басым ясап әйткән Дәүләт торак инспекциясе башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, газ җиһазы һәр ел саен тикшерелергә һәм кешеләр үзләре үк газчыларның торакны тикшерүләре белән кызыксынырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot