news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 мартта Үзәк стадионда узачак «Рубин» – «Сибирь» матчының вакыты үзгәртелде

Бу көнне тамашачыларны бушка кайнар чәй белән сыйлаячаклар

1 мартта Үзәк стадионда узачак «Рубин» – «Сибирь» матчының вакыты үзгәртелде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). 1 мартта «Рубин» футболчылары Казанның Үзәк стадионында футбол буенча Россия кубогы 1/4 финал раунды кысаларында Новосибирскиның «Сибирь» командасы белән очраша. Уен планлаштырылган вакыттан иртәрәк – 15:00 сәгатьтә үк башлана.

Уенга билетлар сатуга чыкты инде. Аарны клубның рәсми сайты аша, стадион һәм шәһәрнең билет сату кассаларында алырга мөмкин. Ә оештыручылар «Рубин» – «Сибирь» матчы вакытында һәр теләгән кешене бушка кайнар чәй белән сыйларга ышандыра. 

«Белүебезчә, «Казан Арена» стадионында җәен Конфедерация кубогы уеннары уза. Хәзер анда газон әзерләү эшләре алып барыла. Шуңа да беренче ике уенны Үзәк стадионда үткәрергә булдык. Безнең башка шәһәр һәм клубларга караганда өстенлегебез бар – үз уеннарыбызны ике стадионда уздыра алабыз. Кайбер шәһәр стадионнарында газон белән бәйле мәшәкатьләр барлыгын беләсездер. Шуңа да без «Казан Арена» чирәмен сакларга булдык», – диде журналистларга Казанның «Рубин» футбол клубы спорт директоры Илгиз Фәхриев.

news_right_1
news_right_2
news_bot