news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^1 мартта пенсионерларның хезмәт пенсиясенең база өлеше артачак

^1 мартта пенсионерларның хезмәт пенсиясенең база өлеше артачак

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). 1 марттан, аерым федераль закон нигезендә, Россия пенсионерларының хезмәт пенсиясенең база өлеше артачак. Хезмәт пенсиясенең страховка өлеше үзгәрешсез калачак, бу турыда бүген РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлек җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Елена Полякова хәбәр итте.

Бүген Татарстанда 745,8 мең кеше картлык буенча хезмәт пенсиясе ала. 1 марттан аларның хезмәт пенсиясенең база өлеше 660 сумнан 900 сумга кадәр артачак, яки айга 240 сумга. Республикада яшәүче 50,5 мең кеше II группа инвалидлык буенча хезмәт пенсиясе ала, аның күләме шулай ук 240 сумга артачак. Шул ук күләмдә ятимнәрнең пенсиясе дә күтәреләчәк, республикада андыйлар 513 кеше. Картлык буенча һәм 80 яшькә җиткән пенсионерларның, шулай ук II группа инвалидларның хезмәт пенсиясенең база өлеше 480 сумга - 1320 сумнан 1800 сум булачак, Татарстанда андый 30 меңнән артык кеше яши.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән инвалид һәм туендыручысын югалткан пенсионерларның хезмәт пенсиясенең база өлеше 120 сумга арта - 330 сумнан 450 сумга кадәр. Аларның саны 115850 кеше тәшкил итә. Моннан тыш, картлык буенча пенсионерларның тәрбиясендә эшкә яраксыз гаилә әгъзалары булган очракта һәр тәрбияләнүчегә туры килүче база өлеше 220 сумнан 300 сум булачак, яки 80 сумга арта. Мондый пенсионерлар республикада - 151650дән артык.

1 марттан дәүләт пенсиясе белән тәэмин итү буенча пенсияләр тулы күләмдә индексацияләнәчәк. Республикада аны 45 меңгә якын кеше: хәрби хезмәт итүчеләр, чакырылыш буенча хәрби хезмәт итүче солдатлар, матрос, сержант һәм старшиналар, социаль пенсия алучылар, радиация аварияләрендә һәм техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләр ала. Хәрби җәрәхәт алучыларның пенсиясе 420сумнан 1440 сумга кадәр артачак. Хәрби хезмәт чорында авыру нәтиҗәсендә пенсия алучыларның акчасы 360 сумнан 1200 сум булачак, радиацияләр авариясендә һәм техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләрнең пенсиясе 300 сумнан 1800сумга күтәреләчәк, социаль пенсия 204 сумнан 480 сум булачак.

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 60 ел тулу уңаеннан 1 марттан ике пенсия алучы сугышта катнашучылар һәм инвалидларның, шулай ук һәлак булган хәрбиләрнең хатыннары һәм ата-аналарының пенсияләре артачак. Сугышта катнашучылар һәм инвалидларның картлык, инвалидлык буенча пенсиясенең база өлеше артачак. Инвалидлык дәрәҗәсенә һәм сугыш ветеранының 80 яшькә җитүенә карап, ике пенсиянең арткан күләме: сугыш инвалидларының (республикада алар - 7650 кеше) 660 сумнан 1200 сум булачак, сугышта катнашучыларныкы (10375 кеше) 600дән 1080 сум тәшкил итәчәк.

Һәлак булган хәрбиләрнең ике пенсия алучы хатыннары һәм ата-аналарның картлык һәм туйдыручысыз калу буенча дәүләт пенсиясенең база өлеше дә артачак. Туйдыручының үлеме сәбәбеннән, шулай ук 80 яшькә җитүгә карап ике пенсиянең артуы: тол хатыннарныкы (4600 кеше) 720 сумнан 960 сумга артачак, ә ата-аналарның (1450 кеше) 600 сумнан 960 сум тәшкил итәчәк.

Пенсияләр арту сәбәпле, Татарстанда аларны Пенсия фонды линиясе буенча түләү чиге 281 миллион сумнан 2173,3 миллион сум тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100