Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 мартта Казанда күршеләр арасында чаңгы эстафетасы узачак
Иртәгә, 1 мартта, Казанның «Үзәк» стадионында «Безнең ишегалды чемпионнары» проекты кысаларында шәһәрлеләр арасында чаңгы ярышлары узачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чаңгы ярышларында Казан ишегалларында, торак комплексларында һәм микрорайоннарында яшәүчеләр, шулай ук дус халык берләшмәләре көч сынаша ала.
Катнашучылар өчен истәлекле сурәтләр ясый торган фотограф эшен оештыралар, ә җиңүчеләрне медальләр һәм кубоклар белән бүләкләячәкләр.
Командаларны Ташаяк урамындагы 2а йорт адресы буенча урнашкан «Үзәк» стадионында көтәчәкләр. Ярышлар 18:00 дә башлана. Чара шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты белән берлектә «Йорт янындагы спорт» социаль-спорт проекты белән оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз