news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 мартта Башкортстанда башкорт гаиләсе көне билгеләп үтеләчәк

Шуңа бәйле рәвештә «Гаилә – туган тел сакчысы» дигән Республика ачык бәйге-фестивале үткәрү күздә тотыла.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 мартта Башкортстанда Башкорт гаиләсе көне билгеләп үтеләчәк. Бу хакта Бөтендөнья башкорт Корылтае Башкарма комитетыннан хәбәр иттеләр, дип яза «Башинформ» агентлыгы.

Шуңа бәйле рәвештә «Гаилә – туган тел сакчысы» дигән Республика ачык бәйге-фестивале үткәрү күздә тотыла. Республикада игълан ителгән Гаилә елына багышланган фестиваль кысаларында берничә интернет-конкурс узачак.

Аларда милли гореф-гадәтләргә ихтирам белән караучы, үз балаларын туган тел һәм йолаларга хөрмәт рухында тәрбияләүче башкорт гаиләләре катнаша ала. Интернет-бәйгеләргә 1 мартта Уфада узачак фестивальнең йомгаклау чарасында нәтиҗә ясалыр дип көтелә. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot