Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
1 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Иртәгә 31 градуска кадәр салкын булачак, Казанга Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыелды, Тукай премиясенә быелгы кандидатлар билгеле.
Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә очрашулар үткәрде/ Дәүләт Советы рәисе Татарстан Президенты белән Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасын игълан итү тантанасында катнашты.
Владимир Путин еллык Юлламада Казанны уңай яктан искә алды/ Россия Президенты Казанны, шәһәр мохитен, инфраструктурасын яңартуда уңай мисал буларак, билгеләп үтте.
Иртәгә Татарстанда 31 градуска кадәр салкын булуы көтелә/ Язның икенче көнендә республикада томан, кар явуы һәм алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана.
Кукмарадан фермер Лилия Шакирова берүзе ит токымлы таналар үрчетә/ Эшмәкәр ханым бер елда 25,5 тонна ит сатып, 3 млн 600 сум керем алган.
Алексей Песошин “Цифрлы Татарстан” ведомствоара эш төркеме утырышын уздырды/ Татарстан - Россиядә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә лидерларның берсе, дип белдерде Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.
Казанга Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыелды/ Җыенда Россия Федерациясенең 41 регионыннан, Татарстаннан 750 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнаша.
Санкт-Петербург скульпторы Винера Абдуллина татар ханнары сериясен иҗат итә башлаган/ 16 сыннан торачак сериянең беренче әсәре – Казанның соңгы ханы Гали Әкрам рельефы әзер.
Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле булды/ Быел Г.Тукай премиясенә өч язучы, өч рәссам, бер театр коллективы, бер акционерлык җәмгыяте һәм танылган коллекционер Абдулла Дубин дәгъва итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз