news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 майдан Россиядә законсыз мигрантларны депортацияләү буенча катгый эш башланачак

1 майдан Россиядә контрольдәге затлар реестры эшли башлый. Законсыз мигрантларны илдән депортацияләү буенча зур эш башланачак. Бу хакта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Идел буе федераль округы төбәкләрендә дәүләт миграция сәясәтен һәм мигрантларның социаль-мәдәни адаптациясен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Совет утырышында Россия Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Александр Горовой хәбәр итте.

«Узган елның августында Россия Президенты Владимир Путин илдә законсыз рәвештә яшәгән кешеләрне депортацияләү турында карарлар имзалау хокукы бирә торган, шулай ук контрольдәге кешеләр реестры булдыру турында законнар имзалады. Хәзер без бу механизмны җайга салабыз, ул 1 майдан эшли башларга тиеш. Илдә законсыз яшәгән кешеләрне куып чыгару буенча бик катгый эш башланачак», – диде ул.

Бүген Россиядә барлыгы 650 кеше законсыз яши, аларның яртысы хатын-кызлар һәм балалар. Кайбер илләрдән визасыз керү мөмкинлеге һәм мигрантларга гаиләләрен алып килергә рөхсәт итә торган хөкүмәтара килешүләр бу хәлләргә сәбәп булды, дип өстәде Горовой.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100