Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 майдан Казаннан Калугага даими авиарейслар җибәреләчәк
1 майдан казанлылар Калугага оча алачак. Даими авиарейслар «ЮВТ АЭРО» компаниясе тарафыннан дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә башкарылачак.
Калуга өлкәсенә очу вакыты якынча 1 сәгать 40 минутны тәшкил итәчәк. Очышларга Канадада җитештерелгән 50 пассажир сыйдырышлы Bombardier CRJ200 авиалайнерлары җәлеп ителәчәк, дип хәбәр иттеләр компаниянең матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, 30 апрельдән Казаннан Волгоградка туры очышлар башланачак. Алар атнага ике тапкыр булыр дип көтелә. Пассажирлар 110 урынга исәпләнгән Embraer E190 һава судносында очачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз