news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 майдан «Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы яңа эш режимына күчә

1 майдан «Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы яңа эш режимына күчә: монда иртәнге уннан кичке унга кадәр килергә була. 1 майга кадәр күзәтү мәйданчыгы 10:00 – 20:00 сәгатьләрдә эшләгән иде.

«Һәр ел саен җәйге сезонда күзәтү мәйданчыгы 10:00 – 22:00 сәгатьләрдә эшли», - дип сөйләде «Татар-информ»га Скверлар һәм парклар дирекциясенең матбугат сәркатибе Гүзәл Әхмәтгалиева.

Агентлык әңгәмәдәше сөйләгәнчә, бу сезонда күзәтү мәйданчыгы үз эшен иртәрәк башлаган, туристлар шәһәр күренешләрен 26 марттан ук карый алган. 2021 елда күзәтү мәйданчыгы 10 апрельдә ачылган булган.  

Күзәтү мәйданчыгы эшендә тагын бер яңалык көтелә: бу сезонда 14:30 – 15:00 һәм 19:30 – 20:00 сәгатьләрдә техник тәнәфесләр булачак.  

Күзәтү мәйданчыгына керү бәясе 70 сумнан башлана. Җиде яше тулмаган балалар бушлай керә ала. Шулай ук ташлама хокукын раслый торган документ булганда, ташламалы категориягә караучы гражданнар да бушлай керә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100