news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 майдан әтиләр ана капиталы сертификатын алу хокукына ия булачак

2022 елның 1 маеннан баласын ялгызы тәрбияләүче әтиләр дә ана капиталы сертификатын алу хокукына ия булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Россия гражданы булмаган әниләре үлгән очракта ялгызы гына ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче Россия гражданнары – әтиләр ана капиталын алу хокукына ия булачак. Әлеге чара беренче бала 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган очракта, 2007 елның 1 гыйнварыннан соң дөньяга килгән икенче һәм аннан соңгы балаларга да кагыла.

Закон шулай ук әти кеше үлгән, әмма сабыйларын ялгызы тәрбияләгән балаларга да ана капиталы хокукына ия булу мөмкинлеген билгели. Вафат булудан тыш, әти кеше баласын ташлаган, ата хокукыннан мәхрүм ителгән, балаларына карата җинаять кылган очракларда да ана капиталы балалар арасында бүленә.

Ана капиталы акчасы белән гаиләдәге теләсә кайсы баланың укуы өчен, ипотеканың беренчел взносын түләргә, торак шартларын яхшыртырга, әти кешенең пенсиясенә тупларга, капиталдан айлык пособие алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100