news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 майдан 30 млн сумга кадәр акчаны шәхси хисаплар арасында түләүсез күчереп булачак

Быел 1 майдан башлап россиялеләр төрле банклардагы хисаплары арасында онлайн рәвештә комиссиясез аена 30 млн сумга кадәр акча күчерә алачак. Ул счет номеры буенча мобиль кушымталар аша, банк сайтындагы шәхси кабинетта яки телефон номеры буенча тиз түләүләр системасы аша эшләнә ала. Бу хакта РФ Үзәк Банкының матбугат хезмәте искәртә.

Яңа кагыйдәләр клиентның банк бүлекчәләрдә акча күчерүләренә кагылмый, чөнки бу банклар өчен кыйммәтрәк операция. Карта номеры буенча күчерүләр дә искәрмә була, чөнки аларда акча алучыны билгеләү мөмкин түгел, дип аңлаттылар регуляторның матбугат хезмәтендә.

Тиз түләүләр системасы ярдәмендә бер операциядә 1 млн сумнан артык акча күчереп булмый, әмма кирәк булганда берничә операция ясарга мөмкин. 30 миллион лимит эчендә шәхси хисаплар арасында тәүлегенә бушлай күчерүләр саны буенча чикләүләр кертелми.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлегә бер клиентның шәхси счетлары арасында бушлай күчерүләр лимиты 100 мең сум белән чикләнә һәм ул бары тик тиз түләүләр системасында гына гамәлдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100