news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 һәм 9 май Россия почтасының Татарстан бүлекләрендә ял көне дип игълан ителде

Газет-журналлар китерүдә өзеклекләр булмасын, вакытында хуҗаларына тапшырылсын өчен кайбер авыл почта бүлекләре башка режимда да эшләргә мөмкин.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). 1 һәм 9 май Татарстандагы барлык почта бүлекчәләре өчен дә ял көне булачак. Ә курьерлык китереп бирү участоклары ялсыз, әмма 30 апрель, 1, 8 һәм 9 майда 1 сәгатькә кыскартылган график буенча эшләячәк.

Пенсия һәм пособияләр, газет-журналлар китерүдә өзеклекләр булмасын, вакытында хуҗаларына тапшырылсын өчен кайбер авыл почта бүлекләре башка режимда да эшләргә мөмкин.

Ял, бәйрәм көннәрендә пенсия һәм пособиеләр китерү Россия Пенсия фондының төбәк бүлекләре белән килештереп, аерым төбәкләрдә әлеге эшне оештыру үзенчәлекләрен истә тотып башкарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot