news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов балаларны яклау көне белән котлады, Татарстан язучылары Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать әзерли, Татарстанда кар яуды.

Зуля Камалова альбомы өчен биш көн эчендә 22 мең сум җыелган / Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллинаның “Алты көн ярату” шигырьләр циклына татарча яңа альбом яздыру өчен краудфандинг ысулы белән акча туплый. 

Марат Әхмәтов: Чәчү тәмамланды, кырларда уңыш формалашу чоры башланды / "Киләсе атнадан печән һәм сенаж әзерләү эшен бөтен җирдә башларга кирәк", - диде министр.

Балаларга бәйле мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге белем бирү сыйфатына бәйле – Гүзәл Удачина / Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сүзләренчә, ата-аналар мәктәп стеналарында туган конфликтлы мәсьәләләргә дә зарланалар.

Рифкать Миңнехановны Татарстанда “картингның әтисе” дип атадылар / Казанда Татарстан Хөкүмәте Кубогына 13нче картинг ярышлары уза.

"Ак калфак" оешмасы вәкилләре Чиләбедә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды / Бүген "Ак калфак" оешмасы хатын-кызлары Муса Җәлил исемендәге мәктәптә дә булды.

Мәскәүдә Кызыл мәйданда Сөембикә ханбикә турында китап тәкъдим иттеләр / Китап фестивале Мәскәүдә 31 майдан 3 июньгә кадәр уза.

Рөстәм Миңнеханов балаларны яклау көне белән котлап Instagramда видеоролик урнаштырды / Бәйрәм видеосында балалар “Елмаю” җырын башкара.

Татарстан язучылары Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать әзерли / Татарстан Язучылар берлеге соңгы идарә утырышын туган телне саклап калу проблемаларына багышлады.

Татарстан халкы җәйнең беренче көнендә яуган карның фото һәм видеолары белән уртаклашты / 1 июньдә термометр күрсәткечләре +7 градустан югары булмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100