news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 июньнән өч пособие күләме артачак

РФ Пенсия фондының яшәү минимумын индексацияләүгә бәйле 1 июньнән өч пособие күләме дә артачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге хәбәр итә. 

Сигез яшьтән 19 яшькә кадәр тулы һәм тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләр июнь аеннан ай саен уртача 5,7дән 11,4 мең сумга кадәр акча ала башлаячак. Әлеге түләү пособие суммасына карап үзгәрә (50%, 75% яки 100%).

Моннан тыш, йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан хатын-кызларга түләү артачак. Татарстан буенча пособиенең күләме аена 6,4 мең сумга кадәр артачак.

«Яшәү минимумына бәйле түләүләр автомат рәвештә индексацияләнәчәк, - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин. - Пособиеләрне һәм түләүләрне яңадан исәпләү өчен өстәмә гаризалар язу соралмый». 

news_right_1
news_right_2
news_bot