news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 июньнән россиялеләр дәүләт хезмәтләренең сыйфатына бәя бирәчәк

Әлеге яңалык территориаль хакимият органнары һәм Россия Пенсия фондының төбәк бүлекләре җитәкчеләренә йогынты ясаячак.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). 1 июньнән россиялеләр дәүләт хезмәтләренең сыйфатына бәя бирәчәк. Шул бәягә карап түрәләрне эштән җибәрәчәкләр яки премия тапшырачаклар. Бу хакта «Известия» газетасы РФ Икътисади үсеш министрлыгының боерыгына сылтама белән хәбәр итә.

Әлеге яңалык территориаль хакимият органнары һәм Россия Пенсия фондының төбәк бүлекләре, мәҗбүри медицина иминияте һәм социаль иминият фондлары җитәкчеләре, шулай ук Күпфункцияле үзәк башлыкларына йогынты ясаячак.

Россиялеләргә күрсәтелгән дәүләт хезмәтенең дәрәҗәсен бәяләү тәкъдиме белән SMS-хәбәр җибәрәчәкләр. 1-3 балл – тискәре, 4-5 балл уңай дип саналачак.

Ведомствода беренче елны халыкның күрсәтелгән дәүләт хезмәтләреннән канәгатьлек дәрәҗәсе – 85, алдагы елны 90 процент булыр дип өметләнәләр.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100