news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 июньнән Россиядә туристик эшчәнлек нигезләренә үзгәрешләр керә

1 июньнән Россиядә туристик эшчәнлек нигезләренә үзгәрешләр керә

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Чулпан Нәбиуллина). Быелгы елның 1нче июненнән «Россия Федерациясендә туристик эшчәнлек нигезләре турындагы» законның яңа редакциясе гамәлгә керә.

Билгеле булганча, быелгы елның беренче гыйнварыннан туроператорларны һәм туристик эшчәнлек алып баручыларны лицензияләү тәмамланды. Яңа гамәлгә кергән канун нигезендә Россия территориясендә тур операторларның бердәм реестры эшли башлады. Әлеге реестрга кергән турфирмаларны Ростуризм билгели. Аларның исемлеген www.russitourism.ru сайтында күреп булачак.

Бүгенге көндә Татарстанның 6 тур операторы гына шушы реестрга теркәлгән. Әлеге реестрга керү өчен туроператорның финанс гарантиясе булу шарт. Эчке туризм өчен компаниянең 500мең сум, халыкара туризм өчен закон үз көченә кергән елда 5 млн., аннары 10 млн. сум күләмендә банктан яки иминият компаниясеннән алынган акчасы булырга тиеш. Ростуризм реестрга документлар кабул итү эшен агымдагы елның 2нче апрелендә үк башлап җибәргән. Гариза биргән бар компанияләр дә 1нче июньгә кадәр шушы реестрга кертеләчәкләр.

Яңа закон нигезендә, Татарстан территориясендә дә төбәк реестры ачыла. Биредә республикада эшләүче турагентлар исемлеге урнашачак. Аны Татарстан Республикасының турист агентлыклары ассоциациясе төзи. Бу реестрга керү өчен туристик эшчәнлек алып барган оешма чынлап та юридик зат буларак теркәлгән, аның хезмәт кую урыны, телефоны булырга тиеш. Бүген әлеге реестрга керү өчен Татарстанда эшләүче 40лап турагент гариза биргән инде. Документларның дөреслеген дә Татарстан Республикасының турист агентлыклары ассоциациясе тикшерәчәк.

«Хәзер теге яки бу компаниядән чит илгә юллама алганчы әлеге фирманың чынлап та сезне алдамаячагына ышанып булачак. Чөнки сыйфатлы эшчәнлек алып баручы турагентлар исемлеген һәр кеше www.atart.ru сайтына кереп карый алачак. Гомумән, яңа гамәлгә керәсе закон туристик базарда тәртип урнаштыру өчен эшләнә»,—ди Республиканың туристик агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов.

news_right_1
news_right_2
news_bot