Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
1 июньнән медицина хезмәткәрләре җәмәгать транспортында бушлай йөрүләрен дәвам итәчәк
Табиблар пациентларны бары тик язылу буенча, төгәл билгеләнгән вакытта гына кабул итәләр.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин муниципаль транспорт предприятиеләренә әлеге ярдәм чарасын дәвам итәргә кушты. 1 июньнән табиблар, волонтерлар, медицина персоналы җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Бүген безнең табиблар, бөтен медицина персоналы коронавирс белән чын көрәш алып бара. Безнең бурычыбыз һәм җаваплылыгыбыз — аларга тулысынча ярдәм итү. Әле ике ай элек кенә без табибларга, волонтерларга җәмәгать транспортында бушлай йөрү билетлары бирү турында карар кабул иттек. Барлыгы пандемия вакытында 8 мең бушлай юл йөрү билеты бирелгән, алар ярдәмендә медицина хезмәткәрләре 265 мең сәфәр кылган», — диде ул.
Республиканың дәүләт медицина оешмаларында балалар һәм өлкәннәрнең планлы иммунизациясе уздырыла, оториноларингологлар, офтальмологлар, стоматологлар һәм акушер-гинеколог табибларының планлы кабул итүләре яңартылды. Пациентларны бары тик язылу буенча, төгәл билгеләнгән вакытта гына кабул итәләр.
Дәвалау учреждениесендә битлек һәм перчаткаларда булырга кирәк. Поликлиникага вакытыннан алда килмәү сорала.
Авыру билгеләре барлыкка килгән очракта, телефоннан табибны өйгә чакыртырга, авыруны гаилә әгъзаларыннан, бигрәк тә өлкән яшьтәге затлардан, хроник авырулары булган затлардан максималь рәвештә изоляцияләүне тәэмин итәргә һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә киңәш ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз