news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 июньдә Түбән Камада «Беренчеләр фестивале» була

1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, түбәнкамалылар «Беренчеләр фестивале»нә кушыла ала. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Беренчеләр фестивале» 1 июньдә Татарстанның җиде шәһәрендә: Түбән Камада, Казанда, Әлмәттә, Бөгелмәдә, Зәй, Яшел Үзәндә һәм Лениногорскида узачак.

10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр шәһәр халкын һәм кунакларын күңел ачу программасы көтә: «Ялкын» яшүсмерләр клубы һәм шәһәр эшмәкәрләреннән мастер-класслар һәм интерактив уеннар.

Ачык мәйданчыкларда төрле яшьтәге балалар волейбол һәм баскетбол уйный, ишегалды уеннарында һәм радиоидарәле машиналарда узышларда үзләрен сынап карый, жонглёрлык итәргә, ком белән рәсем ясарга һәм башка күп нәрсәләргә өйрәнә ала.

«Беренчеләр фестивале» Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» инициативасы белән үткәрелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100