news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 июньдә III «УенФест» Халыкара фестиваль-бәйгесенең финал туры башлана

1 июньдә 10.00 сәгатьтә III «УенФест» Халыкара традицион халык уеннары фестиваль-бәйгесенең финал туры башлана. Йомгаклау этабы «Казан Кремле» музей-тыюлыгында узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ярымфиналга 14 команда чыкты, шулар арасында җиңүчеләр билгеләнәчәк. Фестиваль конкурс программасыннан башлана, анда командалар үз уеннарын тәкъдим итә. Бәйгедә катнашучылар актив халык уеннарында ярышачак, үзләренең иҗади номерларын күрсәтәчәк һәм кунаклар белән бергә интерактив программада чыгыш ясаячак. Конкурсның җиңүчеләре Россиянең иң яхшы аттракционнар паркыннан берсе булган «Сочи Парк»ка барачак», - дип искәртте чараны оештыручылар.

Фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны актив халык, әйлән-бәйлән уеннары, халык сәнгать һөнәрчелеге дәресләре, Татарстанның фольклор коллективлары һәм эстрада артистлары катнашында концерт көтә.

Фестиваль җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм танылган артистлар (Илгиз Шәйхразиев, Shoner Paul, Нияз Кәримуллин һ.б.) катнашындагы концерт белән тәмамланачак.

Чараны ТР Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасы мәдәнияте өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.

Фестиваль-бәйгенең программасы:

• 9.00-10.00 – Катнашучыларны теркәү

• 10.00-10.30 – Фестивальнең тантаналы ачылышы / Конкурс финалистлары командаларын тәкъдим итү

• 10.00-16.00 – Интерактив мәйданчыклар эше

• 12.00-15.00 – Команда ярышлары

• 15.00-16.00 - Концерт / Нәтиҗәләр ясау / Бүләкләү

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100