Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 июньдә Казан циркында «Созвездие-Йолдызлык» иң яхшы чыгышларын күрсәтәчәк
Оештыручылар фестивальнең иң яхшы номерларыннан торган программа һәм бушлай туңдырма вәгъдә итә.
(Казан, 26 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халыкара балаларны яклау көнендә Казан дәүләт циркында «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең бәйрәм концерты була.
«Матур тамаша, шулай ук сабын күбекләре һәм курчаклар белән күңел ачу уеннары көтә. Бәйрәм хөрмәтенә һәркемгә бушлай туңдырма өләшенәчәк», — ди фестивальнең матбугат үзәге.
Традиция буенча, Балаларны яклау көнендә республика җитәкчелеге вәкилләре быелгы «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең 40 лауреатына һәм җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләр тапшырачак.
Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов билгеләп үткәнчә, бу проект Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең финал концертларын бөтен кеше дә карый алмаганга, киң күләмле итеп бу чараны уздыру карары кабул ителгән.
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале — Татарстанның милли байлыгы. Фестиваль хәрәкәте концертын Казан халкы да күрә алачак. Һәм бу безнең беренче мондый тәҗрибәбез», — ди Дмитрий Туманов. Мондый хәйрия концертлары Татарстанда август һәм сентябрь айларында оештырылачак.
Циркта узачак бәйрәм концертында фестивальнең иң яхшы номерлары тәкъдим ителәчәк. Чара фестиваль гимны — «Кояш дискотекасы» җыры белән тәмамланачак.
Тамашага, алдан теркәлү шарты белән, керү түләүсез булачак. Алдан теркәлү өчен телефоннар: 238-00-63, 238-43-17. Урыннар саны чикләнгән. Чара барлык санитар таләпләрне исәпкә алып үткәрелә. Башлана 18:00 сәгатьтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз