Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
1 июльдән россиялеләр медицина оешмасына килмичә генә инвалидлыкны раслый алачак
2022 елның 1 июленнән Россия гражданнары инвалидлык турында белешмә алу өчен медицина экспертизасын медицина оешмасына килеп тә, читтән торып та уза алачак. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең телеграм-каналында хәбәр ителә.
Билгеләп үтелгәнчә, медицина оешмаларыннан тиешле барлык документлар медицина-социаль экспертиза бюросына килгәннән соң сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән россиялеләр өчен шундый мөмкинлек барлыкка киләчәк.
Медицина тикшерүе мәгълүматлары табиблар биргән бәяләмәгә туры килмәгән очракта һәм махсус җиһаз ярдәмендә тикшеренү үтәргә кирәк булса гына медицина оешмасына шәхсән килү мәҗбүри. Пациент интернатта яшәгән яки тернәкләндерү программасын үзгәртү ихтыяҗы туган очракта да медицина учреждениесенә килергә кирәк.
Медицина-социаль экспертиза бюросы карары белән риза булмаган инвалидлыкка ия гражданнар 2023 елның 1 июненнән аны дистанцион рәвештә тагын бер тапкыр уза алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз