news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 июльдән Россиядә пенсионерларның өч категориясенең пенсияләре арта

1 июльдән россиялеләрнең бер өлешенең пенсиясе артачак. «Прайм» агентлыгы «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградовка сылтама белән моның кемнәргә кагылачагы хакында хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, яңа айдан өч категория гражданнарның, шул исәптән июньдә эштән туктаган пенсионерларның да түләүләре арта. Киләсе айдан аларга барлык индексацияләр дә исәпкә алынган пенсия түли башлаячаклар.

Моннан тыш, 80 яшькә җитүчеләрнең дә пенсиясе күтәрелә. Алар ала торган фиксацияләнгән түләү ике тапкыр – 16 мең сумга кадәр арта.

Өченчедән, июнь аенда инвалидлык рәсмиләштергән гражданнарның да фиксацияләнгән түләүләре ике тапкыр күтәрелә.

Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге категорияләргә караган пенсионерларга, Россия Социаль фонды бүлекләренә килеп, гариза тапшырырга кирәкми. Аларның пенсияләре автомат рәвештә яңадан исәпләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100