news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 июльдән авыл хуҗалыгы җирләренең чикләрен күчемсез милек реестрына кертә башлаячаклар

1 июльдән авыл хуҗалыгы җирләренең чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертә башлаячаклар. Бу хакта «ТАСС»ка РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Евгений Машаров хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, бу көннән башлап авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урнашкан авыл хуҗалыгы җирләренең чикләре Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында теркәләчәк.

Машаров, Җир кодексы нигезендә, мондый җирләргә сөрү җирләре, печәнлекләр, көтүлекләр, шулай ук күпьеллык үсемлекләр утыртылган җирләр, шул исәптән бакчалар керә, дип аңлатты. Бу территорияләр бары тик үсемлекчелек һәм терлекчелек өчен генә каралган, ә аларның категориясен бары тик аерым очракларда гына үзгәртергә мөмкин.

Ул ассызыклаганча, авыл хуҗалыгы җирләре аеруча кыйммәтле җирләр рәтенә керә, шуңа күрә аларның чикләре Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында беркетелергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot