news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 июльдән ялган сөт ризыкларын сатуга чик куелачак – Россельхознадзор

“Сөт продукциясен электрон ветеринария документы белән сата башлагач, намуссыз җитештерүчеләргә юл ябыла”, - ди Евгений Иванов.

1 июльдән ялган сөт ризыкларын сатуга чик куелачак – Россельхознадзор
архив

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов сүзләренчә, тиздән сөт продукциясе җитештерүче намуссыз эшмәкәрләргә көн бетә. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Сөт ризыкларына электрон ветеринария сертификаты тутыру контрафактка юлны ябачак. Сер түгел, бүген Россиядә билгеле бренд исемнәрен урлап, үз продукциясен тәкъдим итүче оешмалар бар. Әлеге документ үз көченә кергәч, чит исем белән продукция сатуга чик куелачак", - диде Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары. 

Евгений Иванов танылган брендларны кабатлаучылар “бизнесы”на шулай нокта куелыр дип уйлый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100