news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 июльдән яңа паспортлар тизрәк бирелә башлый

Документны 5 көн эчендә рәсмиләштерергә мөмкин булачак.

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә 2022 елның 1 июленнән яңа паспортлар бирү вакыты кыскара. Документны яшәү урынына карамастан, 5 көн эчендә рәсмиләштерергә мөмкин булачак.

Яңа паспорт, яшәү урыны, күчеп килү урыны, фактик яшәү урыны яки документны алыштыру шартларына карамастан, биш эш көне эчендә рәсмиләштереләчәк, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгында.

Хәзерге вакытта паспортларны рәсмиләштерү вакыты 10 көннән 30 көнгә кадәр тәшкил итә.

Шул ук шартлар электрон паспортлар кергән очракта,  аларга да кагылачак, дип искәртә министрлык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100