news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен тарифлар артты

Республикада түләүләр күләмен үзгәртүнең уртача индексы — 4,4 процент, факттагы күрсәткеч 4,28 процентны тәшкил итә.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендә кебек үк, 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бәяләр артты.

«Татарстанда гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең уртача индексы 2021 елның 1 июленнән — 4,4 процент, факттагы күрсәткеч 4,28 процентны тәшкил итә», — диде Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Хөкүмәт Йортында узган брифингта.

Аның сүзләренчә, газның бер кубометры өчен тарифлар — 6 сум 70 тиен сум, электр энергиясенә 4 сум 11 тиен күләмендә билгеләнгән. Ташламалы категорияле гражданнар өчен — бер киловатт 2,88 сум.

«Күп фатирлы йортларда чүп чыгару хезмәте өчен түләү бер кешегә 96,08 сум, шәхси торак йортлар өчен аена 104,23 сум тәшкил итәчәк», — диде Александр Груничев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100