news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 июльдән Татарстанда торак-комуналь хуҗалык тарифлары 4,2 процентка артачак

РФ Хөкүмәте коммуналь хезмәтләргә түләүдә үзгәрешләр кертү турында карар чыгарган.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Россия Федерациясендә 2017 елга субъектлар буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен үзгәртү индексларын раслады. Күрсәтмәне РФ Премьер-министры 19 ноябрьдә имзалаган.  Документ Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган.

Яңа елдан тарифлар үзгәрешсез калачак, әмма 2017 елның икенче яртысында үсеш сизелерлек булачак: Татарстанда тарифлар 4,2 процентка артачак.

Коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр иң күбе Мәскәүдә артачак, башкалада ул 7 процентка үсәчәк, Санкт-Петербург, Саха (Якутия) республикасы һәм Камчатка крае халкы 6 процентка күбрәк түли башлый. Төньяк Осетия-Алания Республикасында түләүләр бары 2,5 процентка артачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100