news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 июльдән Татарстанда бер кубометр эчә торган суның уртача бәясе 25,37 сум булачак

Бигрәк тә Тәтеш районында эчә торган су белән тәэмин итү бәясе артачак.

1 июльдән Татарстанда бер кубометр эчә торган суның уртача бәясе 25,37 сум булачак
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 июльдән Татарстанда эчә торган суның бәясе артачак. Бер кубометр эчә торган суның уртача бәясе 25,37 сумга җитәчәк. Бу хакта Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты йомгаклау коллегиясендә билгеле булды.

Кайбыч районында эчә торган суның бәясе аз күтәреләчәк, бер кубометр өчен 17,7 сум түләргә кирәк булачак. Ә Әлмәт (кубометры 42,42 сум), Тукай (43,33 сум) һәм Тәтеш районнарында (48,28 сум) су бәясе күпкә артачак.

1 июльдән Казанда эчә торган су бәясе 20 сумнан артып китәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot