news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 июльдән Татарстанда бер кубометр агынты су бәясе 19,29 сум булачак

Балтач районында агынты су бәясе күпкә артачак.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). 2019 елның 1 июленнән Татарстанда яшәүчеләр өчен бер кубометр агынты суның бәясе 19,29 сумга (НДС белән) җитәчәк. Бу хакта Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты йомгаклау коллегиясендә билгеле булды.

Агынты суга бәя Чаллыда азга артачак. 1 июльдән аның бер кубометры 14,38 сум тәшкил итәчәк.

Бигрәк тә республиканың Балтач (кубометр өчен 54,30 сум), Саба (51,59 сум), Ютазы һәм Мөслим (49,72 сум) районнарында бәяләр күпкә күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot