news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 июльдән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык тарифлары арта

Россия буенча түләү күләме 4 проценттан артмаячак.

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). 1 июльдән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык тарифлары арта, түләү күләме 4 проценттан артмаячак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Санкт-Петербург белән Якутиядә коммуналь тарифлар 6 процентка, Кемерово өлкәсе белән Башкортстанда 5,9 процентка, Мәксәү, Киров һәм Новгород өлкәләрендә 5,5 процентка артачак.

Татарстанның Тарифлар комитетының йомгаклау коллегиясендә ведомство рәисе Марат Зарипов 2018 елда Татарстан өчен күрсәткеч 4,2 процент тәшкил итәчәк, дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot