news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
1 июльдән РФдә пенсиянең иминият өлеше 8 процентка артачак
Июльдән агымдагы елда өченче тапкыр пенсия артачак, дип хәбәр итте, РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова
Скопировать ссылку
(Мәскәү, 4 июнь, “Татар-информ”, Рафаэль Мөхәммәтов). 2008 елның 1 июленнән Россиядә пенсиянең иминият өлеше 8 процентка артачак, дип хәбәр итте РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова. Бу хакта “Интерфакс” агентлыгы хәбәр итә.
“1 июльдән пенсиянең иминият өлеше 8 процентка арта. Бу 2008 ел дәвамында пенсиянең өченче тапкыр артуы булачак”, - диде министр бүген социаль ярдәм чаралары тәкъдим итү, социаль, инвалидларга тернәкләндерү хезмәтләре һәм протез-ортопедия ярдәме күрсәтүне камилләштерү мәсьәләләренә багышланган Бөтенроссия киңәшмәсендә.
Элегрәк РФ Хөкүмәте Президиумы утырышында Т.Голикова Россиядә пенсиянең хезмәт өлеше 15 процентка арту хакында хәбәр иткән иде. “1 августтан хезмәт пенсиясенең база өлеше күләме 15 процентка артачак”, - диде ул.
“Ахыргы карар 1 июльгә инфляция дәрәҗәсен алганнан соң кабул ителәчәк. Шуңа бәйле рәвештә пенсияне арттыру проценты расланачак”, - дип шәрехләп узды РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot