news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 июльдән мал табиблары, сөт җыючылар “Меркурий” системасына күчә

Татарстанда 11 млн кешегә ветеринария сертификаты тапшырылган.

1 июльдән мал табиблары, сөт җыючылар “Меркурий” системасына күчә
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Республикада “Меркурий” системасы 1 июльдән эшли башлый. Җитештерелгән продукциягә - ит, сөт һәм башкаларга ветеринарлардан бирелгән белешмә электрон формада гына биреләчәк. Бу хакта авыл хуҗалыгы министрлыгының утырышлар залында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

“Товар озата торган барлык документның 98 %ын электрон рәвештә эшләп бирәбез. Быел 3 млн 126 мең белешмә шушы программа нигезендә тутырылган. Татарстанда 11 млн кешегә ветеринария сертификаты тапшырылган. Программага көн саен 50 меңнән артык докумет кертелә”, - дип хәбәр итте Россия авыл хуҗалыгын күзәтү идарәсе җитәкчесенең урынбасары Николай Власов.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әлеге системаның өстенлекле яклары турында сөйләде. "Күп вакыт продукциянең сыйфатын, сертификатны тикшерү эшләре озакка сузылырга мөмкин. Мондый тоткарлык товарны җитештерүчегә дә, урнаштыручыга да, сатып алучыга да кулай түгел. Әлбәттә, һәр шәхси хуҗалык та сертификат тапшыра алмый, бүгенге көндә алар әзер түгел. Шуңа күрә сөт җыю белән шөгыльләнүче махсус кешеләргә дәүләт ветеринария хезмәте сертификат язып бирәчәк. Без зур проблемалар күрмибез, 1 июльдән мәҗбүри сертификацияләү процессын башлап җибәрәчәкбез. Һәр районның 4-5 территорриясендә сертификат язып бирә ала торган пунктлар булдырачакбыз. Ветеринария пунктларында интернет, телефоннар бар. Республика буенча ветеринария сертификаты бирә ала торган 400 урын көйләдек. Элетрон ветеринария сертификаты түләүле түгел, бушлай хезмәт. Яңа система булгач, кыенлыклар да очрар. Халык аңласын, белсен өчен вакыт кирәк. Системасы да бик төгәл, камил түгел, аны алга таба үзгәртәчәкләр”, - диде ул.

“Система - мәҗбүри электрон сертификация дип атала. Һәрбер эшмәкәр, крестьян-фермер хуҗалыгы, юридик затлар электрон рәвештә мал-туарга, җитештергән продукциягә, ветеринария тәлапләренә туры килгән мәгълүмәт кертергә тиешләр. Бу юнәлештә күп эшләр алып барабыз. Шулай да бөтенләй ишетмәүче, белмәүче, яки гомумән кирәк дип санамаучы кешеләр бар. Таләпләрне үтәмүчеләргә катгый чаралар, штраф каралган. Физик затларга 500-1000 сум, вазифаи затларга 3000-5000”, - диде Дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100