news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 июльдән илдә сыр, май, сгущенкага электрон ветеринария документлары әзерләнә

Татарстанда 2015 елдан “Меркурий” системасында 48 млн электрон ветеринария документы рәсмиләштерелгән.

1 июльдән илдә сыр, май, сгущенкага электрон ветеринария документлары әзерләнә
Рамиль Гали

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2019 елның 1 июленнән сыр, май һәм сгущенкага электрон ветеринария сертификатлары тутырыла башлаячак. Бу хакта бүген Казанда Игенчеләр сараенда билгеле булды. Биредә Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Россельхознадзор) коллегия утырышы уза.

Төп мәсьәлә – электрон ветеринария документлары буенча “Меркурий” системасы эше күрсәткечләре. Быел продукция эшкәртүче предприятиеләр дә сертификацияләнәчәк. Май, сырлар, сгущенка 1 июльдән сертификацияләнсә, әче сөт продукциясе өчен ветеринария электрон сертификатлары 1 ноябрьдән бирелә башлаячак.

Россельхознадзор федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Николай Власов сүзләренә караганда, әлегә таләпләр үтәлмәсә, штраф санкцияләренә “мораторий” үз көчендә булачак. Эш җайга салынганчы, 2020 елның 1 июленә кадәр штраф салмаячаклар.

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин журналистларга “Меркурий” системасын яңа төр продукциягә кертүгә предприятиеләр әзер булуын әйтте. “Татарстанда “Меркурий” системасын тулысынча гамәлгә керттек. 2015 елдан эшлибез. Система нәтиҗәле, теләсә нинди мәгълүматны ачып карый алабыз”, - диде.

Аның сүзләренчә, 2015 елдан “Меркурий” системасында 48 млн электрон ветеринария документы рәсмиләштерелгән. Быел 18 млн электрон сертификат әзерләнгән. “Төп өстенлеге – безнең республикага турыдан-туры керә торган дуңгызчылык, кошчылык продукциясен шушы система буенча контрольдә тотабыз. Африка чумасы, кош гриппы кермәсен өчен, лаборатор тикшеренүләр контрольдә”, - диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot