Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
1 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Театрларда, паркларда Яңа ел чаралары дәвам итә, "КАМАЗ-Мастер" командасы быел беренчеләрдән булып спорт ярышына китте һ.б.
1–7 гыйнвар көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы./ Театрларда Яңа ел тамашалары дәвам итә.
Балаларга каникулда сәламәтлеккә зыянлы ризыклар ашатырга ярамый – Роспотребнадзор./ Белгечләр балаларга өстәлгә парда яки төнәтеп пешерелгән ризыклар гына куярга кирәк, дип киңәш итә.
"КАМАЗ-Мастер" командасы "Дакар-2018" узышына чыгып китте./ Кырыгынчы тапкыр үткәрелүче узышлар 6 гыйнварда Перу Республикасында старт ала.
Васил Шәйхразиев: Милләттәшләремә Яңа елда бер генә теләк теләр идем – бердәм булыйк./ "Милләттәшләребез бөтен җиһан буйлап сибелгән. Алар кайда гына яшәсәләр дә ярдәм кулы сузарга тиешбез", - ди Милли шура рәисе.
Пенсияләр 4 гыйнвардан түләнә башлый./ Пенсияләрне китерү хезмәте гыйнвар пенсияләрен 4 гыйнвардан башлап, график буенча тапшырачак, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә дә.
Казанның Игенчеләр сарае каршында үтәчәк бәйрәмдә лотореяга бозау уйнатыла./ Яңа елга багышланган бәйрәм программалары 3, 5 һәм 7 гыйнварда үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз