news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 гыйнвардан Татарстанда кыргый җәнлекләрне саный башлыйлар

Республикада ау ресурсларын исәпләү 1575 маршрут буенча үткәрелә.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда бүген кыргый җәнлекләрне санауга керешәләр. Ул 2018 елның 1 гыйнварыннан 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Республиканың Биология ресурслары буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Аучылык территорияләрендә яшәүче поши, кабан дуңгызы, селәүсен, бүре, төлке, сусар, көзән, тиен, куян, боҗыр, урман тавыгы һ.б. җәнлекләрнең санын ачыклау планлаштырыла.

Кыргый җәнлек һәм кошларның санын билгеләү өчен барлыгы 16,5 мең чакрымга сузылган 1575 маршрут узу планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot