Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 гыйнвардан Татарстанда балалар бакчасы өчен икегә бүлеп түләргә мөмкин булачак
Бу мөмкинлек бер җан башына 1 айда 10 мең сум чамасы керем туры килгән гаиләләргә генә бирелә
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). 2014 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен икегә бүлеп түләргә мөмкин булачак. Бу мөмкинлек бер җан башына 1 айда 10 мең чамасы сум керем туры килгән гаиләләргә генә бирелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин белдерде.
“Ата-аналарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә бу мәсьәлә буенча фикер алыштык. Җитәкчелек бу мөмкинлекне керемнәре 10 мең сум тирәсе булган гражданнарга бирергә карар итте”, - диде Данил Мостафин. Балалар бакчасы өчен түләүнең икенче өлешен компенсация алгач түләргә мөмкин булачак, дип аңлатты ул.
“Бүген бу мәсьәлә хәл ителде. Хәзер бу механизмның ничек эшләячәге, квитанция ничек биреләчәге күзаллана”, - диде республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары.
Данил Мостафин журналистларның балалар бакчасы өчен түләү үзгәрү һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хакы артуын бәйләп карау урынсыз, чөнки бу ике төрле процесс, дип ассызыклады. Россия төбәкләрендә бюджет өлкәсендә хезмәт хакларын күтәрү карталары эшләнгән, алар РФ Президенты Владимир Путинның “май” указларын гамәлгә кую мөмкинлеге бирә, дип аңлатты ул.
Шулай ук брифингта катнашучы яңа закон балалар бакчасында гомуми чыгымнарны өчкә бүлеп карау мөмкинлеге бирә, дип билгеләп үтте. Алар – республика субвенцияләре тарафыннан тәэмин ителә торган белем бирү хезмәтенә чыгымнар (педагоглар, тәрбиячеләр хезмәт хакы, уенчыклар, уку-методика әсбаплары сатып алу чыгымнары); муниципалитетлар акчасы исәбенә түләнә торган коммуналь чыгымнар; балаларны карау чыгымнары. Ата-аналар түләгән акча нәкъ менә соңгысына юнәлдерелә. Балаларны карау чыгымы составына туклану, көнкүреш хезмәт күрсәтү, медицина ярдәме, медикаментлар, тәрбиячеләрнең ярдәмчеләре, медицина хезмәткәрләре, пешекчеләр, техперсонал хезмәте өчен түләү чыгымнары керә.
Закон нигезендә мәктәпәкчә белем бирүче дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында инвалид, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, шулай ук туберкулез интоксикацияле балаларны тәрбияләү өчен ата-аналардан акча түләтелми. Мисал өчен, тәрбияче гаиләсе өчен ташламалар саклану яки өстәмә ташламаларга килгәндә, бу муниципалитетлар дәрәҗәсендә хәл ителә, дип ассызыклады Данил Мостафин. Әгәр аларның бу ташламаларны калдыру теләге һәм акчасы бар икән – бу законга каршы килми, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз