news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 гыйнвардан еракка йөри торган поездларда билет бәясе артты

Кире кайтарып булмый торган билетлар 5-20 процентка арзанрак була.

(Казан, 1 гыйнвар, “Татар-информ”). 2019 елның 1 гыйнварыннан еракка йөри торган поездларда плацкарт һәм гомуми вагоннарда билет бәясе 
3,9 процентка артты. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Тарифлар Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең 2018 елның 21 сентябрендә имзаланган боерыгы нигезендә индексацияләнгән.

"Купе", "СВ" һәм "люкс" вагоннарында динамик бәя кую системасы кулланыла. Биредә билет бәяләре сезонга, атнаның көненә, билетларга ихтыяҗга һәм сатылган урыннар санына бәйле.

Моннан тыш, 1 гыйнвардан башлап еракка йөри торган поездларда купега алынган билетлар кире кайтарылмый. Кайбер маршрутларда алар 20 гыйнварда сатуга чыгачак, кире кайтарып булмый торган тимер юл билетлары 5-20 процентка арзанрак булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot