news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 гыйнвардан Чаллыда укытучы, тренер, тәрбияче булып эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта

Укытучының хезмәт хакын 17 процентка, тәрбияченең 19 процентка, ә кече тәрбияченең 26 процентка арттыру планлаштырыла.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). 2022 ел башыннан Чаллы шәһәрендә укытучы, тәрбияче һәм спорт мәктәбе тренерларының хезмәт хакы арта. Бу мәсьәлә шәһәр советының 21нче йомгаклау утырышында хәл ителде.

Укытучының хезмәт хакын 17 процентка, тәрбияченең 19 процентка, ә кече тәрбияченең 26 процентка арттыру планлаштырыла. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

1 гыйнвардан спорт мәктәпләре тренерлары, агымдагы елга караганда, 18 процентка күбрәк хезмәт хакы ала башлый, ә мәдәният учреждениесе хезмәткәрләренә 35 процентка арттырып түләнәчәк. Моннан тыш ярдәмче персонал да 11 процентка күбрәк акча ала башлый.

Утырышта искәртүләренчә, хезмәт хакы күләме бюджет ассигнованиесе ярдәмендә арттырыла. Бу максатка 1 млрд 211 млн сум акча юнәлдерелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100