news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 гыйнвардан бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта

Хезмәт хакы 2018 елның 1 гыйнвареннән 4 процентка, 2019 һәм 2020 елларның 1 октябреннән 4 процентка индексацияләнәчәк.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең Россия президентының май указында саналмаган хезмәт хакы 2018 елның 1 гыйнвареннан 4 процентка, 2019 һәм 2020 елларның 1 октябреннән 4 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы исәпләүләре буенча, сүз 5,8 млн кеше турында бара. Киләсе елда ук төбәкләргә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын индексацияләүгә 80 млрд сум акча җибәреләчәк. Бу 2017 елгыдан ике тапкырга артык.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100