Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 гыйнварда планета халкы исәбе 7,444 млрд кеше булачак
Киләсе елның гыйнварында һәр секундта дөньяга 4,3 бала туачак, 1,8 кеше – үләчәк.
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). 1 гыйнварда Җир халкының исәбе 7 444 443 881 кешегә җитәчәк дип фаразлана. Бу хакта АКШ Халык санын алу бюросы белдерде, дип хәбәр итә “ТАСС”.
“Киләсе елның гыйнварында һәр секундта дөньяга 4,3 бала туачак, 1,8 кеше – үләчәк”, - диелгән хәбәрдә.
Галимнәр искәртеп узганча, планета халкы исзбе 7 млрд кешегә 2011 елда җитте һәм фаразлаулар буенча 2050 елга ул 9 млрд кеше тәшкил итәчәк.
21 ноябрьдә iz.ru порталы Кытай халкы исәбе 1.399 млрд тирәсе тәшкил итә дип язган иде. Мондый мәгълүматларны Кытай халык республикасы иҗтимагый куркынычсызлык министрлыгы китергән. Пекин якындагы 3 елда халык 20 млн кешегә артыр дип исәпли. 2020 елга биредә яшәүчеләр саны 1,42 млрд кеше дәрәҗәсендә фаразлана.
Сан буенча икенче урында Индия тора (1,35 млрд кеше), ә өченчедә - АКШ (326,6 млн). Россия бу исемлектә 10-нчы урында — 146,8 млн кеше ( 01.01.2017 гә булган мәгълүматлар).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз