Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
1 гыйнвар иртәсендә җәмәгать транспорты маршрутларга ике сәгатькә соңрак чыгачак
31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр шәһәр пассажир транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр шәһәр пассажир транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк.
Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1 гыйнвар иртәсендә автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар маршрутларга ял көннәренә расланган графиктан ике сәгатькә соңрак чыгачак.
6 гыйнварда, Раштуага каршы төндә, җир өсте транспорты эше 23:30 сәгатькә кадәр озайтылачак. Бәйрәм гыйбадәте тәмамланганнан соң, 7 гыйнварда, 2:30 сәгатькә, автобуслар (6, 10а, 15, 23, 30-нчы номерлы маршрутлар) һәм икенче номерлы троллейбус «Үзәк стадион» тукталышына махсус киләчәк, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Транспорт буенча комитеты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз