Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 гыйнвардан тугыз ил БРИКС партнеры булачак
2025 елның 1 гыйнварыннан тугыз ил – Белоруссия, Боливия, Индонезия, Казахстан, Куба, Малайзия, Таиланд, Уганда һәм Үзбәкстан БРИКСка партнер буларак кушылачак. Моннан тыш, тагын дүрт дәүләткә чакыру җибәрелгән, дип хәбәр итә ТАСС Россия Тышкы эшләр министрлыгына сылтама белән.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, югарыда аталган илләр яңа статус алуга ризалыгын раслаган.
Россиядән соң берләшмәдә рәислек Бразилиягә күчә. Барлык потенциаль партнерлардан җавап кабул иткәннән соң, ул яңа статус алганнарның төгәл исемлеген игълан итәчәк. «Партнер-дәүләтләрне берләшмә кысаларындагы хезмәттәшлеккә максималь дәрәҗәдә нәтиҗәле тоташтыру өчен әлеге илләр белән тыгыз үзара эш алып барырга планлаштырабыз», - диделәр Россия Тышкы эшләр министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз